Артём Здунов «Иң яхшы 50 инновацияле идея» конкурсының «Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе проектлары» номинациясендә җиңүчеләрне котлады

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

2015 елның 10 декабрендә «Корстон»  Кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында тантаналы шартларда «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацияле идея» XI Республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы  Премьер-министрының Беренче урынбасары Алексей Песошин ачып җибәрде.

Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Иң яхшы 50 инновацияле идея» XI конкурсының «Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе проектлары» номинациясендә җиңүчеләрне котлады, әлеге номинациядә  төбәкләрдән РИТА әгъзалары – Татарстан  Республикасы партнерлары проектлары катнашты.
 
Конкурсның максаты – инновацияле эшчәнлекне стимулаштыру; фәнни-техник өлкә белгечләренең интеллектуаль казанышларын пропагандалау; чит илләрнең, Россия төбәкләрнең интеллектуаль потенциалын Татарстан Республикасы фәнни-техник һәм социаль-икътисадый бурычларын чишүдә куллануга ярдәм итү. Оештыручылар –Татарстан Республикасы  Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International