Экспортлаганда Россия компанияләре өчен ихтимал булган хәвефләр

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының  Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында агымдагы елның 15 декабрендә узачак семинарда катнашырга чакыра. Семинарның темасы – «Экспортлаганда Россия компанияләре өчен ихтимал булган хәвефләр».

Чара ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының конференц-залында түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Казан ш., Пушкин ур., 18. Семинар 10.00 сәгатьтә башлана. Теркәлү вакыты: 9:30. 

Барлык кызыксындырган сораулар буенча Алина Крохинага мөрәҗәгать итә аласыз, тел.: +7 (906) 326-27-98.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International