2015 елның 17 декабрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, укытучылар һәм студентлар катнашлыгында түгәрәк өстәл уздырылды.
Турнир Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары хезмәткәрләре Спартакиадасына әзерләнү кысаларында оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Талантлар ачу» форумында катнашкан яшьләр – Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче яшь белгечләр һәм Казан шәһәре вузларында укучы чит ил студентлары белән очрашу оештырылды.
Семинарда шәһәр советы депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, студентлар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Семинар өч секция буенча үтте: шәһәрнең территориаль-пространство үсеше, шәһәр икътисады үсеше, кеше капиталы үсеше.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында балалар технопаркларын эшләтү һәм үстерү, һәм шулай ук Татарстан Республикасының Кино һәм телевидение продюсерлары ассоциациясе белән ихтимал булган хезмәттәшлеге сорауларына багышланган киңәшмә үткәрелде.
2015 елның 15 һәм 17 декабре көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә «Инвестицияле проектларны гамәлгә ашыруга дәүләт финансларын җәлеп итү» темасына һәм «Интеллектуаль милеккә хокуклар белән идарә итү һәм аларны коммерцияләштерү» квалификация күтәрү программасы буенча белем бирү семинарлары оештырылды.
Конференциядә статс-секретарь – РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев катнашты. Ул заманча җайлауның җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмавының төп факторлары һәм сәбәпләре турында сөйләде. Министр урынбасары дәүләт идарәсе реформасының яңа юнәлешен тәкъдим итте.
2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре һәм районнары башкарма комитетлары белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрелде. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасында яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен үстерү сораулары тикшерелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Реальное время» интернет-газетасы Казанда «Татарстанда авыл хуҗалыгы: ничек итеп санкцияләргә каршы торуда эшләп алырга, импортны алыштырырга һәм уңыш өчен көрәштә җиңәргә?» дип аталган түгәрәк өстәл үткәрделәр. Анда ТР Икътисад министрлыгы, иҗтимагый оешмалар, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, һәм шулай ук республикадагы фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
«Татарстанның кече бизнесы: 2015 елда күпме эшләдек һәм күпме югалттык?» темасына «Реальное время» интернет-газетасы оештырган түгәрәк өстәл барышында республиканың эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшкуарлыкка ярдәм итү программаларының активлашуын билгеләп үттеләр.