2015 елның 17 декабрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, укытучылар һәм студентлар катнашлыгында түгәрәк өстәл уздырылды.
Очрашуда «Дәүләт һәм муниципаль идарә», «Персонал белән идарә итү» һәм «Икътисад» юнәлешләре буенча соңгы курсларда укучы һәм киләчәктә Татарстан Республикасы дәүләт органнарында эшләргә теләгән бакалаврлар һәм магистрантлар катнашты.
Айрат Шәмсиев дәүләт граждан хезмәткәренең һөнәри эшчәнлеге, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында эшкә урнашу мөмкинлекләре һәм дәүләт хезмәте баскычы буенча үсеш перспективалары турында сөйләде.