2015 елның 15 декабрендә Мәскәүдә «Россиядә җайлау сәясәте: хакимиятнең эш сыйфаты чагылышы буларак бизнесның нәтиҗәлелеге» конференциясе үтте. Чара Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлеге, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Ведомости» газетасы инициативасы белән оештырылды.
Конференциядә статс-секретарь – РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев катнашты. Ул заманча җайлауның җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмавының төп факторлары һәм сәбәпләре турында сөйләде. Министр урынбасары дәүләт идарәсе реформасының яңа юнәлешен тәкъдим итте. Алар арасында: эшкуарлык эшчәнлеген җайлау принципларын үзгәртү, идарә карарларын кабул итү системасын яхшырту, дәүләт хезмәтен, хокук саклау һәм суд системаларын яңартып кору.