Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен үстерү сораулары тикшерелде

2015 елның 18 декабре, җомга

2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре һәм районнары башкарма комитетлары белән видеоконференция  режимында  киңәшмә үткәрелде. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасында яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен үстерү сораулары тикшерелде.
 
2012 елдан «Татарстан Республикасы территориясендә яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләре челтәрен төзү» проекты кысаларында 10 яшьләр инновацияле иҗаты үзәген үз эченә алган челтәр төзелде. Әлеге үзәкләр балалар һәм яшьләрнең фәнни-техник өлкәгә караган эшчәнлекләрен тәэмин итү максатында республиканың иң эре үзәкләрендә (Казан, Бөгелмә, Байлар Сабасы, Лениногорск, Мамадыш, Яр Чаллы, Чистай, Иске Чүпрәле, Яшел Үзән) ачылды. 2015 елда Татарстан Республикасы территориясендә тагын 4 үзәк төзелде (Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International