2015 елның 15 һәм 17 декабре көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә «Инвестицияле проектларны гамәлгә ашыруга дәүләт финансларын җәлеп итү» темасына һәм «Интеллектуаль милеккә хокуклар белән идарә итү һәм аларны коммерцияләштерү» квалификация күтәрү программасы буенча белем бирү семинарлары оештырылды.
Семинарның максаты - «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгында катнашучы предприятиеләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең интеллектуаль милек өлкәсе буенча квалификацияләрен күтәрү.
Семинар Татарстан Фәнни-техник тикшеренүләр үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» (КИТҖК) Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе һәм Түбән Кама химия-технология институты ярдәмендә оештырылды.