Яр Чаллы шәһәрендә 2015 елның 18 декабрендә эшләнү этабында булган Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп юнәлешләрен тикшерү буенча семинар үткәрелде.
Семинарда шәһәр советы депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, студентлар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Семинар өч секция буенча үтте: шәһәрнең территориаль-пространство үсеше, шәһәр икътисады үсеше, кеше капиталы үсеше.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан сәламләү сүзе белән икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан муниципаль дәрәҗәдә стратегик планлаштыруны гамәлгә ашыру буенча методик киңәшләр эшләнүен билгеләп үтте. Республиканың һәр муниципаль районына һәм шәһәр округына 2016 елның 1 апреленә кадәр 2030 елга кадәрге үз стратегияләрен һәм биш еллык чорга аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планын эшләргә кирәк.
Методик киңәшләр белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.