Шахмат буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кубогы турнирына старт бирелде

2015 елның 19 декабре, шимбә

2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев  Шахмат буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кубогы турнирын ачып җибәрде.
 
Турнир турындагы нигезләмәгә ярашлы рәвештә, җиңүчеләр һәм призерлар ярыш нәтиҗәләре буенча тупланган очколар саны буенча билгеләнә. Очколар саны тигез булганда җиңүче иң күп җиңү саны буенча билгеләнә, җиңүләр саны тигез булганда – шәхси очрашулар нәтиҗәләре буенча, ә инде  җиңүләр һәм шәхси очрашуларда тупланган очколар саны да тигез булганда - Зонненборн-Бергер коэффициенты буенча.

Турнир Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары хезмәткәрләре Спартакиадасына әзерләнү кысаларында оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International