Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Реальное время» интернет-газетасы Казанда «Татарстанда авыл хуҗалыгы: ничек итеп санкцияләргә каршы торуда эшләп алырга, импортны алыштырырга һәм уңыш өчен көрәштә җиңәргә?» дип аталган түгәрәк өстәл үткәрделәр. Анда ТР Икътисад министрлыгы, иҗтимагый оешмалар, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, һәм шулай ук республикадагы фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Дискуссия барышында фермерлар дәүләтнең авыл тормышында актив катнашуын билгеләп үттеләр һәм көн үзәгендә торган проблемалар белән уртаклаштылар, шул исәптән алар арасында җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, контрафакт продукция белән көрәшү һәм Татарстан фермер хуҗалыклары продукцияләрен сату базарларын киңәйтүнең таләп ителүе төп сораулар булды.
Түгәрәк өстәл барышында «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев билгеләп үткәнчә, урыннарда авыл хуҗалыгына үсәр өчен чыннан да бик авырга туры килә: бу кадрлар кытлыгы да, җир проблемалары һ.б.лар да. Түгәрәк өстәл турындагы мәгълүмат белән тулырак «Реальное время» интернет-газетасында танышырга мөмкин.