2015 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында балалар технопаркларын эшләтү һәм үстерү, һәм шулай ук Татарстан Республикасының Кино һәм телевидение продюсерлары ассоциациясе белән ихтимал булган хезмәттәшлеге сорауларына багышланган киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР икътисад министры Артём Здунов, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның корпоратив директоры Светлана Чупшева, Кино һәм телевидение продюсерлары ассоциациясе вәкиле Анна Крутова һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә кысаларында Яр Чаллы ИТ-паркы территориясендә балалар технопаркының әзерлеге соравы каралды. Парк җитәкчелеге сүзләренә караганда, хәзерге вакытта анда инде төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган.
Шулай ук киңәшмә барышында белем бирү программаларын үстерү (шул исәптән балалар технопарклары кысаларында кино төшерү) темасына кагылдылар.
Анна Крутова сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы үз территориясендә кино юнәлеше буенча балалар технопаркы өчен бердәм эксперименталь җитештерү базасын булдыру өчен идеаль урын булып тора.
Моннан тыш, Кино һәм телевидение продюсерлары ассоциациясе вәкилләре балалар технопаркы концепциясен үстерү кысаларында нинди белем бирү программалары (шул исәптән кино төшерү юнәлешендә дә) барлыгы турында сөйләделәр.