«Татарстанның кече бизнесы: 2015 елда күпме эшләдек һәм күпме югалттык?» темасына «Реальное время» интернет-газетасы оештырган түгәрәк өстәл барышында республиканың эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшкуарлыкка ярдәм итү программаларының активлашуын билгеләп үттеләр.
Түгәрәк өстәл кече эшкуарлыкка хас төп проблематиканы билгеләү буенча министрлык һәм «Реальное время» интернет-газетасының уртак проекты кысаларында үткәрелде. Дискуссиядә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, сәнәгать мәйданчыклары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре һәм эшкуарлар катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан түгәрәк өстәлдә «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» АКБО директоры урынбасары Рәсим Усманов, Икътисад министрлыгы каршындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге җитәкчесе урынбасары Лариса Парфенова катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында эшкуарлар республикада кече эшкуарлыкка күрсәтелә торган ярдәм инфраструктуралары һәм дәүләт программалары турында актуаль мәгълүмат алдылар, һәм шулай ук ТР Икътисад министрлыгы вәкилләренә үзләренең сорауларын бирделәр һәм проблемалары белән уртаклаштылар. Дискуссия барышында Икътисад министрлыгына караган оешмаларның эшкуарлыкка дәүләт ярдәме күрсәтү юнәлешендә алып барган эшчәнлекләренең сыйфаты яхшыруы, һәм шулай ук гамәлдәге программаларның төрлелеге һәм файдалы булулары билгеләп үтелде. Түгәрәк өстәл барышының тулы стенограммасын «Реальное время» интернет-газетасында укырга була.