ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 22 декабрендә Мәскәү шәһәрендә ТР икътисад министры Артём Здунов Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе Социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссия эшче төркеменең чираттагы утырышында катнашты.


Петербург халыкара икътисадый форумы (ПХИФ), Россия экспорт үзәге (РЭҮ) һәм Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белән бергә,  EY компаниясе һәм Чит ил инвестицияләре  консультатив советы ярдәмендә,  төбәкләрнең экспорт куәтен үстерүгә һәм инвестицион мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән «Россия төбәкләре: үсешнең яңа нокталары» дип аталган чаралар циклын эшләтеп җибәрә. 

2015 елның 21-25 декабре көннәрендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә, Моношәһәрләрне үстерү фонды белән уртак эшләнгән һәм бергә алып барылучы Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны укыту буенча һөнәри әзерлек программасының бишенче модуле башланды. 

2015 елның 19-20 декабре көннәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 5нче Спартакиадасы кысаларында  баскетбол буенча финал уеннары узды. Уеннар Олимпия системасы буенча үткәрелә – җиңелгән команда турнирдан төшеп кала.

Проектның асылы тышкы капкачлы тирәнәйтелгән чүп-чар җыю контейнерларын урнаштыруда. «Горкоммунхоз» МУП белән уртак әзерләнгән техник-икътисадый нигезләмәгә караганда, проектны гамәлгә ашырудан кергән экономия 30%ны тәшкил итәргә мөмкин, моңа чүп ташучы машиналар өчен ягулык-майлау матераиллары һәм бакларга хезмәт күрсәтү чыгымнарын кыскарту хисабына ирешеләчәк. 


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының  «Expo-Russia Vietnam 2015» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашуын оештырды. Әлеге күргәзмә 2015 елның 14-16 декабре көннәрендә Вьетнам Социалистик Республикасы башкаласы Ханой шәһәрендә узды.

2015 елның 14-18 декабре көннәрендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  Кабарда-Балкар Республикасы Икътисадый үсеш министрлыгы Электрон хезмәтләр һәм идарә системасы департаментының җайлау йогынтысын бәяләү бүлегенең ике белгече стажировка үтте. 

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә, 2015 елның 18 декабрендә «Кече һәм урта бизнес экспорты:  ел йомгаклары һәм 2016 елга планнар» темасына түгәрәк өстәл оештырды һәм үткәрде. 

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кадрлар һәм оештыру үсеше департаментында Россия Федерациясе хуҗалыгы оешмалары халык өчен идарәче кадрларны әзерләү программасын гамәлгә ашыруда катнашучы федераль структуралар җитәкчеләренең партнер илләр вәкилләре белән киңәшмәсе үтте.

Сәфәр йомгаклары Икътисад һәм министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Пермь крае Икътисадый үсеш министрлыгы арасында Стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International