Республикадан читтә яшәүче яшь белгечләргә киләчәк Татарстанын күрсәттеләр

2015 елның 19 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  «Талантлар ачу» форумында катнашкан яшьләр – Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче яшь белгечләр һәм Казан шәһәре вузларында укучы чит ил студентлары белән очрашу оештырылды.

Очрашуда катнашучылар арасында Россия, Германия, Бразилия. Төркия, Бенин Республикасы, Кытай, Швейцария, Мексика, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Австралиядән килгән яшь белгечләр бар иде.

Очрашу кысаларында ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин 2030 елга кадәрге Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең төп нигезләмәләре турында сөйләде, һәм шулай ук куелган максатларга ирешү механизмнары белән таныштырды. Очрашуда катнашучылар Стратегиядә билгеләнгән үсеш юнәлешләрен гамәлгә ашыру мөмкинлекләре, Стратегияне гамәлгә ашыруны мониторинглауның планлаштырылган процедурасы, әлеге эшләрдә яшьләрнең роле буенча фикер алыштылар.

Стратегиядә талантлы яшьләргә аерым игътибар бирелә. Алар Татарстанның киләчәген билгеләргә тиешләр. Стратегиянең өстенлекле юнәлешләре республикага иң яхшы белгечләрне җәлеп итүгә һәм талантлы белгечләр читкә китмәслек, Татарстанда төпләнеп яшәрлек һәм эшләрлек шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Катнашучыларны Стратегиядә эш урынында стажировка үтүне күз уңында тоткан укыту программаларының булу-булмавы, инфраструктур проектларны гамәлгә ашырганда дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарының кулланылачагы яисә кулланылмаячагы, проектларга дәүләт ярдәме күрсәтелү механизмнары һәм башка сораулар кызыксындырды.

Моннан тыш, катнашучылар Татарстан Республикасына яшь белгечләрне җәлеп итү буенча үз фикерләрен белдерделәр. Аерым алганда, яшьләр белән эштә социаль челтәрләрне активрак куллану тәкъдим ителде. 

Олег Пелевин яшь белгечләргә тәкъдимнәре һәм фикерләре өчен рәхмәтен белдерде, 2030 елга кадәрге Татарстан стратегиясен гамәлгә ашыру буенча берәр төрле идея туганда ТР Икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итүләрен сорады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International