Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны укыту буенча һөнәри әзерлек программасының бишенче модуле башланды

2015 елның 22 декабре, сишәмбе


2015 елның 21-25 декабре көннәрендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә, Моношәһәрләрне үстерү фонды белән уртак эшләнгән һәм бергә алып барылучы Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны укыту буенча һөнәри әзерлек программасының (алга таба – Программа) бишенче модуле башланды. 

Программаның бишенче модуле «Яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру» темасына багышланган.

Программа «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе Кампусында уздырыла. Татарстан Республикасыннан уку-укыту программасында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм Яр Чаллы моношәһәре предприятиеләре җитәкчеләре катнаша.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International