Экспортка ярдәм итү үзәгендә 2015 елга йомгак ясадылар

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе


«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә, 2015 елның 18 декабрендә «Кече һәм урта бизнес экспорты: ел йомгаклары һәм 2016 елга планнар» темасына түгәрәк өстәл оештырды һәм үткәрде.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгының 40тан артык субъекты катнашты. 2015 ел өчен йомгаклар ясалды, 2016 елга планнар тикшерелде. Чара кысаларында «Татарстан Республикасы экспортерлар клубы» тәкъдир ителде. Шулай ук иң актив компанияләрне бүләкләү тантанасы узды. Дипломнар түбәндәге номинацияләр буенча бирелде:
1) «БДБ илләренә иң яхшы экспортер» - «Алтын-Ай Сервис» ҖЧҖ (обой, плитә, стиропор җилеме, полистирол өчен җилем җитештерү);
2) «Ерак чит илләргә иң яхшы экспортер» - «Фреза» ҖЧҖ (кискеч җайланмалары һәм туры очлыклар өчен каты эретелгән теш техникасы кискечләрен җитештерү);
3) «Елның иң динамик үсештәге экспортеры» - «Трис» ҖЧҖ (коры төзелеш катнашмалары, лак-буяу продукциясе, үзенең «TriS» сәүдә маркасы өчен монтаж күбеге җитештерү);
4) «Иң озын экспорт тарихына ия экспортёр» - «Радар» Порошоклы буяу үзәге (порошоклы өслек ясау өчен җиһазлар җитештерү);
5) «Иң киң экспортлау географиясенә ия экспортёр» - «Здравмедтех-Поволжье» ЯАҖ (бер тапкыр кулланышлы медицина һәм хирургия киемнәре, махсус операция комплектлары җитештерү);
6) «Медицина техникасы буенча иң яхшы экспортёр» - «Медикон» ҖЧҖ (күгәрми торган корычтан медицина инструментларын саклау һәм стерильләштерү өчен билгеләнгән эшләнмәләр җитештерү);
7) «Югары технологияле җиһазлар буенча иң яхшы экспортёр» - «Runline ҖЧҖ» (яктылык диодлы кластер линияләрен кулланып, яктылык диодлы экраннар һәм медиа-фасадлар эшләү һәм җитештерү);
8) «Автокомпонентлар буенча иң яхшы экспортёр» - «Магнолия-С» Яр Чаллы кою-механика заводы» ҖЧҖ (югары басым астында алюминий эретмәләр кою, яктылык диодлы яктырткычлар өчен алюминий радиаторлар эшләү һәм җитештерү, яктылык диодлы энергия саклаулы яктырткычлар җитештерү);
9) «Радиоэлектроника буенча иң яхшы экспортёр» - «Прома» Фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ (кабызгыч җайланмалар; пилот горелкалар; горелка ялкынын контрольдә тоту датчиклары; басым датчиклары);
10) «Нанотехнологияләр буенча иң яхшы экспортёр» - «Инновацияле технологияләр» ҖЧҖ (инновацияле төзелеш материаллары эшләү һәм җитештерү);
11) «Татарстан Республикасының уңай җитештерү имиджын формалаштыруга керткән өлеше өчен» - «Медтехника» ҖЧҖ (микрохирургия инструментлары, травматология өчен эшләнмәләр, тегү материаллары җитештерү);
12) «Уңышлы старт»- «Нитеос» ҖЧҖ (яктылык диодлы продукция җитештерү һәм сату);
13) «Уңышлы старт» - «Екомерс Флагман» ҖЧҖ ("Fbrush" сәүдә маркасы астында югары сыйфатлы фотообойлар җитештерү);
14) «Импортны алыштыру өлкәсендә эшләүче иң яхшы компания» - «Эндомедиум+» ҖЧҖ (эндохирургия өчен приборлар, лапароскопия, тараскопия һәм гинекология өчен инструментлар, артроскопия, риноскопия, гистероскопия, гистерорезектоскопия һәм флебектомия өчен инструментлар);
15) «Экологик продукция буенча иң яхшы экспортер» - «Полимикс Казан» ҖЧҖ (буяулар, лаклар, эмальләр һәм аларга бәйле продуктлар җитештерү);
16) «Франшиза буенча иң яхшы экспортер» - «Сож Синтез» НПК ҖЧҖ (химия продуктлары җитештерү);
17) «Дезинфекция чаралары буенча иң яхшы экспортер» - «Дельрус Дез» Сәүдә йорты (медицина билгеләнешендәге (дезинфекция чаралары) товарларны җитештерү һәм сату);
18) «Машина төзелеше буенча иң яхшы экспортер» - «Нефтемаш Азнакай заводы» ААҖ (махсус техника һәм модульле биналар җитештерү);
19) «Химия тармагы буенча иң яхшы экспортер» - «Компас ФТҮ» ҖЧҖ (кремнезольләр, алюмозольләр һәм алар нигезендә җылыга чыдам тоташтыргычлар җитештерү);
20) «Полимер продукция буенча иң яхшы экспортер» - «Регион Электро» ЯАҖ (пресс материаллар җитештерү);
21) «Энергия саклау өлкәсе буенча иң яхшы экспортер» - «Ледел ВЭД» ҖЧҖ (электр лампалары һәм яктылык бирү җиһазлары җитештерү).

Компанияләр һәм номинацияләр Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International