2015 елның 22 декабрендә Мәскәү шәһәрендә ТР икътисад министры Артём Здунов Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе Социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссия эшче төркеменең чираттагы утырышында катнашты.
Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606 номерлы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәләрен үтәү барышы докладларны әзерләүнең билгеләнгән вакытына ярашлы рәвештә тикшерелде.
Аерым алганда, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүне тәэмин итү буенча чаралар планын үтәү, югары җитештерүчәнлекле эш урыннары булдыру һәм аларны модернизацияләү, һөнәри укыту, яңадан әзерләү һәм эшче кадрларның квалификациясен күтәрүнең база үзәген төзү, бюджет өлкәсендә норматив-җан башыннан финанслау механизмын куллануны мониторинглау, сәләтле балалар һәм яшьләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыруны тәэмин итү һ.б. сораулар каралды.