Кабарда-Балкар Республикасы Икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасында кабул ителгән ҖЙБ процедурасын үткәрү моделенең нәтиҗәлелеген бәяләделәр

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе


2015 елның 14-18 декабре көннәрендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  Кабарда-Балкар Республикасы Икътисадый үсеш министрлыгы Электрон хезмәтләр һәм идарә системасы департаментының җайлау йогынтысын бәяләү бүлегенең ике белгече стажировка үтте. 

Административ мәсьәләләр идарәсенең  җайлау йогынтысын бәяләү һәм икътисад өчен кадрлар әзерләү секторында стажерларга Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза һәм норматив хокукый актлар проектларына җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү тәртибе турында республиканың норматив базасы, һәм шулай ук ҖЙБ буенча гавами консультацияләр һәм бәяләмәләр әзерләү турында материаллар күрсәтелде. 

Татарстан Республикасында ике ел эчендә республиканың эшкуарлыкка һәм инвестицияле эшчәнлеккә кагылышлы 26 норматив хокукый актына ҖЙБ үткәрелде, шул исәптән 16 закон проектына. ҖЙБ үткәрү нәтиҗәсендә норматив хокукый актлар проектларын алга таба эшләп бетерү вакытында исәпкә алынган фикерләр һәм тәкъдимнәр кабул ителде. Республиканың биш закон проектына карата аларны кабул итү максатка ярашлы түгел дигән карар кабул ителде. Өч норматив хокукый актка карата экспертиза үткәрелде. Ике акт буенча  бизнесны алып бару шартларын яхшырту максатында үзгәрешләр кертүнең кирәклеге турында карар кабул ителде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International