Германия, Япония, Франция, Финляндия һәм Норвегия Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны әзерләү программасы кысаларында хезмәттәшлек турындагы ниятләрен расладылар

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе


Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кадрлар һәм оештыру үсеше департаментында Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны әзерләү программасын (алга таба – Программа) гамәлгә ашыруда катнашучы федераль структуралар җитәкчеләренең партнер илләр вәкилләре белән киңәшмәсе үтте.

Хәзерге вакытта Программа кысаларында хезмәттәшлек биш ил: Германия, Япония, Франция, Финляндия һәм Норвегия белән хөкүмәтара килешүләр (меморандумнар) нигезендә гамәлгә ашырыла.

Киңәшмә барышында катнашучылар 2014-2015 елларда Программаны гамәлгә ашыру йомгаклары һәм Программаны 2018 елга кадәр үстерү кысаларында алга таба халыкара хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алыштылар.

Барлык партнер илләр вәкилләре үзара хезмәттәшлекне үстерүдә Программаның әһәмиятле ролен билгеләп үттеләр, һәм шулай ук гамәлдәге хөкүмәтара килешүләрне (меморандумнарны) 2018 елның 31 декабренә кадәр озайту (яңадан имзалау) ниятләрен расладылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International