Петербург халыкара икътисадый форумы (ПХИФ), Россия экспорт үзәге (РЭҮ) һәм Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белән бергә, EY компаниясе һәм Чит ил инвестицияләре консультатив советы ярдәмендә, төбәкләрнең экспорт куәтен үстерүгә һәм инвестицион мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән «Россия төбәкләре: үсешнең яңа нокталары» дип аталган чаралар циклын эшләтеп җибәрә. 2016 елның апрель ахырына кадәр федераль округларда сессияләр циклын үткәрү планлаштырыла. Беренче чара 2015 елның 24 декабрендә Түбән Новгород шәһәрендә узачак.