2015 елның 19-20 декабре көннәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 5нче Спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча финал уеннары узды. Уеннар Олимпия системасы буенча үткәрелә – җиңелгән команда турнирдан төшеп кала.
Икътисад министрлыгы командасы чирекфиналда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасын отты, ә ярымфиналда, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы командасына юл куеп, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасын җиңүгә иреште. Шулай итеп, Икътисад министрлыгы командасы мактаулы икенче урынны алды. Өченче урынны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командасы яулады.
Спартакиаданың гомуми зачетында ярышларның барлык төрләре йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы дүртенче урынны били.