Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстанның биш компаниясен «Expo-Russia Vietnam 2015» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә тәкъдим итте

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе


«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының «Expo-Russia Vietnam 2015» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашуын оештырды. Әлеге күргәзмә 2015 елның 14-16 декабре көннәрендә Вьетнам Социалистик Республикасы башкаласы Ханой шәһәрендә узды.
 
Татарстанның бердәм коллектив экспозициясендә түбәндәге компанияләр катнашты: «Инновацияле технологияләр» ҖЧҖ (инновацияле төзелеш материаллары эшләү һәм җитештерү),«Ледел ВЭД» ҖЧҖ (электр лампалары һәм яктылык бирү җиһазлары җитештерү), «Радар» Порошоклы буяу үзәге (порошоклы өслек ясау өчен җиһазлар җитештерү), «Алтын-Ай Сервис» ҖЧҖ (обой, плитә, стиропор җилеме, полистирол өчен җилем җитештерү), «Магнолия» ҖЧҖ (югары басым астында алюминий эретмәләр кою).

2015 елның 14 декабрендә күргәзмәнең рәсми ачылышы үткәрелде. Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге хезмәткәре төбәк презентациясе белән чыгыш ясады, һәм шулай ук Татарстан Республикасы компанияләре күрсәтелде. Күргәзмә ачылышы тантанасында Россия Федерациясенең Вьетнам Социалистик Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Внуков Константин Васильевич, Россия Федерациясенең Вьетнам Социалистик Республикасындагы сәүдә вәкиле Голиков Максим Юрьевич, Вьетнам Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Хоанг Куанг Фонг, Вьетнам Сәүдә министрлыгының Европа департаменты генераль директоры урынбасары Дуонг Хоанг катнашты.

Күргәзмә барышында компанияләр потенциаль партнерлар белән берничә очрашу һәм сөйләшүләр үткәрделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International