Яр Чаллыда калдыкларны үтилләштерүнең камилләштелгән методы буенча машина төзелеше һәм ИТ-кластерның уртак проектын сынап карауга старт бирелде

2015 елның 22 декабре, сишәмбе


Яр Чаллыда калдыкларны үтилләштерүнең камилләштерелгән методы проектын сынап карауга старт бирелде. Проект «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары кластерлы үсешенең Кама үзәге» АКБО каршындагы машина төзелеше һәм ИТ-кластер катнашучылары тарафыннан «ИННОКАМ» «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе ярдәмендә эшләнде.

Проектның асылы тышкы капкачлы тирәнәйтелгән чүп-чар җыю контейнерларын урнаштыруда. «Горкоммунхоз» МУП белән уртак әзерләнгән техник-икътисадый нигезләмәгә караганда, проектны гамәлгә ашырудан кергән экономия 30%ны тәшкил итәргә мөмкин, моңа чүп ташучы машиналар өчен ягулык-майлау матераиллары һәм бакларга хезмәт күрсәтү чыгымнарын кыскарту хисабына ирешеләчәк. 

Проект машина төзелеше һәм ИТ-кластерда катнашучыларның кооперациясен күз уңында тота. Уңай нәтиҗәләр булган очракта шәһәр тарафыннан булган контейнерларны алыштыру максатында яңаларын урнаштыруга заказ формалаштырылачак. Беренче этапта 100 контейнер урнаштыру планлаштырыла. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International