Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы боерыгы проекты буенча гавами консультацияләр үткәрелә

2015 елның 30 декабре, чәршәмбе


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының «Транспорт чараларында урнаштырыла торган тахографларга карата таләпләрне, тахографлар белән җиһазландырыла торган транспорт чаралары категорияләрен һәм төрләрен, транспорт чараларына урнаштырылган тахографларны куллану, аларга хезмәт күрсәтү һәм алар эшенә контрольлек итү кагыйдәләрен раслау турында» 2013 елның 13  февралендәге 36нчы боерыгына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы боерыгы проектына карата гавами консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгать керде.

Бизнес-берләшмә вәкилләрен югарыда аталган норматив хокукый акт проекты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга чакырабыз.

Анда эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм башка чикләүләр һәм йөкләмәләр кертә яисә шундыйларны кертүгә этәргеч бирә торган нигезләмәләр, һәм шулай ук эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары һәм Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлары өчен акланмаган чыгымнар тудыра торган нигезләмәләр ачыкланганда, үзегезең тәкъдимнәрегезне һәм фикерләрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International