Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Бергә теркәп җибәрелә торган ветеринария документларын ясау буенча эшне оештыруның ветеринария кагыйдәләрен һәм Бергә теркәп җибәрелә торган ветеринария документларын электрон формада ясау тәртибен раслау турында» Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы проектына карата гавами консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгать керде.
Бизнес-берләшмә вәкилләрен югарыда аталган норматив хокукый акт проекты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга чакырабыз.
Анда эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм башка чикләүләр һәм йөкләмәләр кертә яисә шундыйларны кертүгә этәргеч бирә торган нигезләмәләр, һәм шулай ук эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары һәм Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлары өчен акланмаган чыгымнар тудыра торган нигезләмәләр ачыкланганда, үзегезең тәкъдимнәрегезне һәм фикерләрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.