2016 елның 4-5 феврале көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәгененең конференц-залында «2016 елда дәүләт-шәхси партнерлыгы: яңа законнарны куллану тәҗрибәсе» программасы буенча Бөтенроссия белем бирү-консультацион семинар узачак.
2016 елның 1 гыйнварыннан РФндә дәүләт-шәхси партнерлык, муниципаль-шәхси партнерлык проектларын гамәлгә ашыруны көйләргә тиешле 224-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
2016 елның гыйнвары ахырында «Кече һәм урта эшкуарлыкның Кама кластер үзәге» АКБО каршындагы Татарстан Республикасы полимер эшләнмәләр җитештерүчеләр кластерында катнашучылар, һәм шулай ук «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы Ассоциациясендә катнашучылар Мәскәүдә «Интерпластика-2016» дип аталган 19нчы Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашачаклар.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы хәбәр итә: 2015 ел йомгаклары буенча Фондның гамәлдәге җаваплылык йөкләмәләре саны - 140ка, бирелгән җаваплылык йөкләмәләре 505,1 млн сумга җитеп, бу 1 301 млн сум күләмендә кредитлар җәлеп итәргә мөмкинлек тудырды.
Дискуссия барышында моношәһәрләрдә тотрыклы һәм балансланган икътисад формалаштыру, моношәһәрләрендәге АҮТнә Россия шәхси инвестицияләрен җәлеп итү, кече һәм урта бизнес өчен АҮТнең җәлеп итүчәнлеген арттыру сораулары тикшерелде, һәм шулай ук алгарышлы үсеш территорияләрен уңышлы рәвештә эшләтеп җибәрү һәм аларның икътисадый куәтен гамәлгә ашыру өчен, кайбер законнарга үзгәрешләр кертүнең зарурлыгы турында фикер алышулар оештырылды.
Игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез: 2016 елдан «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (КФҮ) Дәүләт бюджет учреждениесенең Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге кайбер филиалларында Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге – Дәүләт учреждениесе хезмәтләрен күрсәтү оештырыла.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларга, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә, «АйТиИ» ҖЧҖ тарафыннан 2016 елда Мәскәүдә оештырылачак халыкара азык-төлек күргәзмәләре турында хәбәр итә.
«Норматив хокукый актлар экспертизасы һәм норматив хокукый актлар проектларының җайлау йогынтысын бәяләү турындагы Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 30 декабрендәге 447-ФЗ номерлы Федераль закон белән эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлек сорауларына кагылышлы Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актларын әзерләү процедурасына үзгәрешләр кертелде.
Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә 2016 елның 14 гыйнварында «Россия һәм дөнья: Киләчәккә караш» Гайдар форумы» Халыкара конференциясен уздыру кысаларында «Иннокам территориаль-аерымланган инновацияле җитештерү үзәген төзү стратегиясе» темасына багышланган панель дискуссия оештырыла. Анда Иннокам Концепциясе проекты һәм Кама агломерациясе үсешенең өстенлекле проектлары тәкъдир ителәчәк.
Бүген, 2016 елның 13 гыйнварында, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Гайдар форумы кысаларында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе Квалификацион комитетының күчмә утырышын үткәрде. Утырыш РИТА катнашында РАНХиГС тарафыннан эшләнә торган «Россия төбәкләрендә инновацияле бизнес» рейтингының якынча нәтиҗәләрен тикшерүгә багышланган иде.