Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы операторы вәкаләтләрен башкару кысаларында Федераль казначылык тарафыннан товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат урнаштыру өчен «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Россия Федерациясенең Рәсми сайтын (www.zakupki.gov.ru) (Рәсми гомумроссия сайты) эксплуатациядән чыгару турында һәм сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасын эксплуатациягә кертү турында боерыклар расланды.
Заказлар турында мәгълүмат урнаштыруның узган елның ноябрь-декабрь айларына туры килгән иң кызу чорында сатып алу процессының өзексезлеген тәэмин итү максатында яңа үзгәрешләр гамәлгә 2016 елның 1 гыйнварыннан кертелде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 23 гыйнварындагы 36нчы карарына ярашлы рәвештә агымдагы елның башыннан сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы (БМС) гамәлгә кертелде.