Гаризалар 2015 елның 25 декабре, 10:00 сәгатьтән (Мәскәү вакыты белән) 2016 елның 20 марты, 23:30 (Мәскәү вакыты белән) сәгатькә кадәр кабул ителә.
Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм инновацияле продукция җитештерүен ачарга яисә киңәйтергә планлаштырган кече инновацияле предприятиеләргә, бюджеттан тыш средстволардан 100% уртак финанслау шартларында, 15 млн сумга кадәр күләмдә финанс ярдәме күрсәтү.
Гаризаларны Фонд-М автоматлаштырылган системасы аша түбәндәге адрес буенча тапшыра аласыз: http://online.fasie.ru. Фонд-М системасы эшендә техник проблемалар булган очракта техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: support@fasie.ru, тел.: +7 (495) 231-19-06 доб. 196.