Татарстан полимер эшләнмәләр җитештерүчеләре республика егәрен махсуслаштырылган «Интерпластика-2016» күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр

2016 елның 15 гыйнвары, җомга


2016 елның гыйнвары ахырында  «Кече һәм урта эшкуарлыкның Кама кластер үзәге» АКБО каршындагы Татарстан Республикасы полимер эшләнмәләр җитештерүчеләр кластерында катнашучылар, һәм шулай ук «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы Ассоциациясендә катнашучылар Мәскәүдә  «Интерпластика-2016» дип аталган 19нчы Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашачаклар. 

Чарага Татарстан Республикасыннан полимерлар эшкәртү белән шөгыльләнә торган 30дан артык оешма чакырылды, алар арасында «Полимер эшләнмәләр» ҖЧҖ һәм «ИнТехПласт» ҖЧҖ, «Кама полимер материаллар заводы» ҖЧҖ, «Автодизайн» ҖЧҖ кебек компанияләр бар.

Чара  Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә оештырыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International