Татарстан Республикасы Гарантия фонды җаваплылык йөкләмәләре 2015 ел йомгаклары буенча КУЭ өчен 1,3 млрд сумнан артык күләмдә кредитлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирде

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе


«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы хәбәр итә: 2015 ел йомгаклары буенча Фондның гамәлдәге җаваплылык йөкләмәләре саны - 140ка, бирелгән җаваплылык йөкләмәләре 505,1 млн сумга җитеп, бу 1 301 млн сум күләмендә  кредитлар җәлеп итәргә мөмкинлек тудырды.

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 31 октябрендәге 896нчы карары белән төзелде.

Фондның төп максаты - Татарстан Республикасындагы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына инфраструктур ярдәм күрсәтү оешмаларының кредит һәм башка финанс ресурсларын ала алуын тәэмин итүдә булышу. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International