2016 елның 4-5 феврале көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәгененең конференц-залында «2016 елда дәүләт-шәхси партнерлыгы: яңа законнарны куллану тәҗрибәсе» программасы буенча Бөтенроссия белем бирү-консультацион семинар узачак.
Семинарда «Дәүләт-шәхси партнерлыгы турында» 2015 елның 13 июлендәге 224-ФЗ номерлы яңа Федераль законны куллануга карата тәкъдимнәр каралачак. Семинарда катнашу өчен төбәк башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары, коммуналь хуҗалык, энергетика, транспорт һәм социаль өлкәгә караган предприятиеләр җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла. Семинар узганнан соң, катнашучыларга семинарда катнашуны раслый торган Квалификация күтәрү турында сертификат тапшырыла.
Барлык өстәмә сораулар буенча түбәндәге телефон номерына шалтырата: 8 (495) 223-70-80 яисә электрон почтага яза аласыз: info@seminar-inform.ru.