2016 елның 1 гыйнварыннан РФндә дәүләт-шәхси партнерлык, муниципаль-шәхси партнерлык проектларын гамәлгә ашыруны көйләргә тиешле 224-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
Закон халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү өчен, гавами инфраструктура (социаль, транспорт, элемтә һәм электроэнергетика инфраструктурасы) объектларын шәхси инвесторлар тарафыннан төзү һәм модернизацияләү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Законда РФндә дәүләт-шәхси һәм муниципаль-шәхси партнерлык проектларын гамәлгә ашыру кагыйдәләре һәм ысуллары билгеләнә.
ДШП турында законга кертелгән төп яңалыкларның берсе – җәмәгать инфраструктурасының яңа төзелә һәм реконструкцияләнә торган объектларына шәхси милекнең барлыкка килү ихтималлыгын теркәү. Бу очракта инвестор әлеге инфраструктураны булдыруны тулысынча яисә өлешчә финанслауны һәм максатчан кулланылышка ярашлы рәвештә эксплуатацияләүне тәэмин итәргә тиеш. Максатчан кулланылыш объект белән һәртөрле гамәлләр кылу иреген чикләүче сыйфат буларак карала.