Бүген, 2016 елның 14 гыйнварында, «Россия һәм дөнья: Киләчәккә караш» Гайдар форумы» Халыкара конференциясе кысаларында «Яңа сәнәгый үсеш нокталарына инвестицияләр: моношәһәрләрдә һәм Ябык административ-территориаль берәмлекләрдә (ЯАТБ) алгарышлы үсеш территорияләренең киләчәге» темасына эксперт дискуссиясе үткәрелде.
Дискуссия барышында моношәһәрләрдә тотрыклы һәм балансланган икътисад формалаштыру, моношәһәрләрендәге АҮТнә Россия шәхси инвестицияләрен җәлеп итү, кече һәм урта бизнес өчен АҮТнең җәлеп итүчәнлеген арттыру сораулары тикшерелде, һәм шулай ук алгарышлы үсеш территорияләрен уңышлы рәвештә эшләтеп җибәрү һәм аларның икътисадый куәтен гамәлгә ашыру өчен, кайбер законнарга үзгәрешләр кертүнең зарурлыгы турында фикер алышулар оештырылды.
АҮТндә эре Россия компанияләре тарафыннан алдынгы җитештерү проектларын урнаштыруга, моношәһәрләрдәге АҮТнә инвестицияләрне җәлеп итү вакытында туган каршылыкларга кагылышлы проблемалар күтәрелде.
Дискуссиядә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский, «Стратегик эшләнмәләр үзәге» Фонды президенты киңәшчесе Дмитрий Санатов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, төбәк һәм муниципаль башкарма хакимият органнары, һәм предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.