ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

18-20 февраль көннәрендә  республика Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге  Татарстан Республикасы делегациясе 2016 елгы Красноярск икътисадый форумында катнашты. Форум Россиянең 2030 елга кадәрге стратегиясен эшләүгә багышланган иде.


20
февраль, 2016 ел
шимбә

Түгәрәк өстәлләр һәм дискуссион мәйданчыклар эшендә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Хөкүмәте министрлары, Президентның Себер федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Николай Рогожкин, төбәкләр, фәнни һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашты.Татарстан Республикасы делегациясен әлеге форумда ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләде. 

Бүген, 2016 елның 20 февралендә, Красноярск икътисадый форумы кысаларында  «Кече бизнес – ничек ике триллион эшләргә?» дигән панель дискуссия оештырылды. Әлеге чара кысаларында кече һәм урта эшкуарлыкның дәүләт катнашлыгындагы компанияләрнең җитештерү-сату чылбырына кушылып китә алуы,  дәүләт катнашлыгындагы компанияләрнең сатып алуларында КУЭ субъектлары өчен квоталар булдыру,  инфраструктура монополияләре һәм дәүләт катнашлыгындагы компанияләр сатып алуларына КУЭ субъектларының керә алуын тәэмин итү буенча «КУЭ» Корпорациясе» АҖ тарафыннан куелган көч, төбәкләрдә КУЭ субъектлары арасында тәэминатчылыкны үстерүнең гамәлдәге инструментлары һәм башка кайбер мәсьәләләр тикшерелде.
 

Казанга үзенең эш сәфәре кысаларында делегация «КАИ-Лазер» Сәнәгать технологияләре төбәк инжиниринг үзәгендә һәм  «Медицина Фәннәре Үзәге» медицина симуляторлары эшчәнлеге белән таныштылар.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошинның Ютазы һәм Лениногорск   муниципаль районнарына эшлекле сәфәрендә катнашты.

2016 елның 19 февралендә Красноярск икътисадый форумы кысаларында социаль эшкуарлык өлкәсендә проектларның бөтенроссия конкурсына йомгаклар ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде.


19
февраль, 2016 ел
җомга

2016 елның 19 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов җитәкчелегендә эшче киңәшмә оештырылды. Ул  «ПОЗиС» АҖ дәүләт ярдәме чараларын эшләү турындагы сорауларга багышланган иде.

Бүген, 2016 елның 19 февралендә, 2016 елгы Красноярск икътисадый форумының төп көне үтте, ул геосәяси трендлар шартларында Россиянең киләчәгенә багышланган ТАСС иртәнге эшлекле ашыннан башланып китте.

2016 елның 18 февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына торак биналарны бушлай хосусыйлаштыру вакытын озайту турында закон проекты кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International