2016 елның 17 февралендә Казанга Ханты-Манси делегациясе килде. Визитның максаты – Татарстан Республикасының робот техникасын укыту, технопарклар төзү, үсеш мохитенә ия белем бирү учреждениеләре һәм ачык пространство өлкәләрендәге алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү.
Казанга үзенең эш сәфәре кысаларында делегация «КАИ-Лазер» Сәнәгать технологияләре төбәк инжиниринг үзәгендә һәм «Медицина Фәннәре Үзәге» медицина симуляторлары эшчәнлеге белән таныштылар.