Татарстан кластерлары 2016 елгы Красноярск икътисадый форумында иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәттеләр

2016 елның 22 феврале, дүшәмбе


18-20 февраль көннәрендә  республика Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге  Татарстан Республикасы делегациясе 2016 елгы Красноярск икътисадый форумында катнашты. Форум Россиянең 2030 елга кадәрге стратегиясен эшләүгә багышланган иде.

Форум кысаларында Яр Чаллы һәм Кама аръягы Машина төзүчеләре ассоциациясе тарафыннан хезмәттәшлек һәм үзара эш турында өч килешү имзаланды: Калуга өлкәсе Кластерлы үсеш үзәге, Бурят Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Красноярск крае сәнәгатьчеләре һәм машина төзүчеләре ассоциациясе белән.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы һәм Бурят Республикасы кластерлы үсеш үзәкләренең үзара эш итүенең җентекле юл картасын эшләү турында карар кабул иттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International