Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошинның Ютазы һәм Лениногорск муниципаль районнарына эшлекле сәфәрендә катнашты.
Лениногорск районында «Роснефтекомплект» ҖЧҖ, «Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖнең 21нче модульле-блоклы котельнясында булдылар, һәм шулай ук Лениногрск шәһәрендәге Никахлашу сараен карадылар.
Эшлекле сәфәр Лениногорск муниципаль районының сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре күргәзмәләрен карау һәм «2015 елда Лениногорск муницпаль районының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында» дип аталган Лениногорск муниципаль район Советы утырышы белән төгәлләнде.