ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2016 елның 19 февралендә республикага эш визиты белән килгән Чиләбе өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы вәкилләре  белән очрашуы узды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2016 елның  18 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә Татарстан Республикасы территориясендә «ALTRANS» рельслы пассажир транспорты өлкәсенә караган предприятиеләр төзү сорауларына багышланган киңәшмә узды. 

2016 елда Татарстан Республикасында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен алу буенча ХII ачык конкурс игълан ителә. Катнашучылар өчен конкурсны үткәрү тәртибе һәм шартлары www.pcq.ru сайтында гариза формасы белән бергә урнаштырылган  кулланмада билгеләнгән. 

Утырышта социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның хезмәт сыйфатын бәяләүнең бәйсез системасын, социаль сфера оешмалары эшчәнлегенең мәгълүмати ачыклыгын, шул исәптән эш сыйфатын бәйсез бәяләүнең нәтиҗәләре турында үзләренең рәсми сайтларында мәгълүмат урнаштыру юлы аша,  формалаштыруга кагылышлы сораулар, һәм шулай ук әйдәп баручы Россия университетларын үстерү буенча чаралар планын гамәлгә ашыруга караган мәсьәләләр күтәрелде.

Татарстан Республикасының ел саен Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсында катнашуы кысаларында,  16 февраль көнне конкурс процедураларының чираттагы этабы – конкурс комиссиясе әгъзаларының Татарстан Республикасы вәкиле -   «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең КФҮ» БДУнең Түбән Кама филиалы хезмәткәре Елена Хәнәфиева белән индивидуаль әңгәмәсе оештырылды.

Форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе дә катнаша. 

«Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы халкына хезмәт күрсәтүне башкаручы шәһәр округлары, муниципаль районнары җирле үзидарәләре органнары һәм оешмалар җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштырулар дәвам итә.


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Съезд  йомгаклары буенча агроикътисадый сәясәтне камилләштерү, һәм шулай ук 2016-2017 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасына төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр эшләнде.

2016 елның 25 февраленнән 4 мартына кадәр  «Сәнәгать (индустриаль) парклар төзү» чарасы буенча федераль субсидия алу максатыннан Татарстан Республикасының гомуми гаризасына керүгә дәгъва кылучы гаризаларны сайлап алу тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның  6 октябрендәге 728нче карарына ярашлы рәвештә сәнәгать (индустриаль) парклар төзү» чарасы буенча федераль субсидияләр алу максатыннан  Татарстан Республикасының гомуми гаризасына керүне дәгъвалаучы гаризалар кабул ителә.

2016 елның 17 февралендә Әлмәт шәһәрендә  Әлмәт муниципаль район Советының 2015 елгы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2016 елгы бурычларга багышланган утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International