Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыевның Актаныш һәм Сарман муниципаль районнарына эш сәфәрендә катнашты.
«Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев 2016 елның 24 февралендә эш визиты кысаларында Буа муниципаль районында булды. Ул анда «2015 елда Буа муниципаль районы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында» дип аталган Буа муниципаль район Советының бишенче утырышында катнашты.
Өченче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль район Советының 2016 елның 24 февралендә үткән җиденче утырышында 2015 ел өчен районның социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясадылар.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2016 елның 25 февралендә 2015 ел өчен Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең якынча йомгакларын карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
Әлеге утырыш кысаларында төбәкләрнең инновацияле үсеше стратегиясе, фәнни-инновацион эшчәнлеккә ярдәм күрсәтү, инновацияле үсештә граждан җәмгыяте институтларының һәм инновацияле проектларга җәмәгать экспертизасының роле, төбәк дәрәҗәсендә тикшеренүләр һәм эшкәртмәләр секторына бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү механизмнарына кагылышлы сораулар тикшерелде.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2016 елның 24 февралендә Яр Чаллыда машина төзелеше предприятиеләре өчен протиплаштыру һәм механик эшкәртүнең сыгылмалы җитештерү системаларын төзү өлкәсенә караган Инжиниринг үзәген ачуда катнашты.
2016 елның 24 февралендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәрендә катнашты.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы 2015 елның 18 декабрендәге Д28и-3733 номерлы хаты белән "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтүне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның (44-ФЗ номерлы Закон) аерым нигезләмәләренә һәм "Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтүне сатып алу турында" 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законның (223-ФЗ номерлы Закон) филиалларның сатып алу эшчәнлегенә кагылышлы аерым нигезләмәләренә аңлатма бирде.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошинның Нурлат муниципаль районына эш сәфәрендә катнашты.
Красноярск икътисадый форумы кысаларында «Умник» һәм «Старт» фәнни-техник конкурсларына инновацияле проектларны сайлап алуга багышланган экспертлар советы үтте.