2016 елгы Красноярск икътисадый форумы үз эшен төгәлләде

2016 елның 20 феврале, шимбә


Бүген, 2016 елның 20 февралендә, 2016 елгы Красноярск икътисадый форумы үз эшен төгәлләде. 

Түгәрәк өстәлләр һәм дискуссион мәйданчыклар эшендә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Хөкүмәте министрлары, Президентның Себер федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Николай Рогожкин, төбәкләр, фәнни һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашты.Татарстан Республикасы делегациясен әлеге форумда ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләде. 

Пленар утырышта ТР Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россиянең глобаль планда дөнья базарындагы яңа бушлыкларны яулап алырга омтылырга тиешлеген билгеләп үтте. Ул икътисадый яктан көчлерәк уенчыга әйләнергә тиеш, моның өчен төбәк интеграциясе, партнерлар белән мөнәсәбәтләрне яхшырту һәм булган тышкы сәяси рольне саклап калу сорала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International