Түбән Кама муниципаль районы Советлары Йортында 2016 елның 24 мартында Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе юнәлешендәге инжиниринг үзәген төзү перспективаларын тикшерүгә багышланган киңәшмә үтте.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2016 елның 24 мартында Татарстан Республикасында транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчергән физик затларга һәм шәхси эшкуарларга, юридик затларга чыгымнары өлешен кайтару өчен, Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү программасын гамәлгә ашыру сорауларына багышланган киңәшмә үткәрелде.
Мәскәүдә «Балчуг Кемпински Москва» кунакханәсендә «Социаль-икътисадый үсеш агентлыгы» Компанияләр төркеме тарафыннан (АСЭРГРУПП) 2016 елның 18-19 апреле көннәрендә «Инновацияле эшчәнлекне икътисадый-хокукый җайлау 2016 Яз» XI Бөтенроссия конгрессы оештырылачак.
«Туган авылым» Күңел ачу комплексында 2016 елның 26 мартында бизнес-проектлар һәм стартапларның «Акыллы акчалар» дип аталган беренче презентацион сессиясе уздырыла. Анда Татарстан Республикасының әйдәп баручы экспертларына һәм бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләренә төрле тармак һәм юнәлешләргә караган инновацияле бизнес-проектлар тәкъдим ителәчәк.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) хезмәткәрләре 2016 елның 23 мартында «Открытие Ханты-Манси банкы» ГАҖ вәкилләре белән уздырылган чарада катнаштылар.
Утырышта катнашучылар Партнерлык банкингын үстерү буенча юл картасын һәм Россия Федерациясендә 2016-2017 елларга шуңа бәйле финанс хезмәтләрен расладылар.
Бүген Казанда Россиядә беренче Партнерлык банкингы үзәге ачылды. Аның эшчәнлеге Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Якын Көнчыгышның күп кенә илләрендә киң кулланыла торган партнерлык финанслашуы принципларына тулысынча туры китерелеп алып барылачак.
2016 елның 24 мартында Казан шәһәрендә «Базарга анализ һәм икътисадый концентрациягә контроль» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.
Сессия барышында Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба, Балтач һәм Әтнә муниципаль районнары социаль-икътисадый үсеш стратегияләрен эшләүдә өстенлекләр билгеләнде. Чара йомгаклары буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде.
«Казан медицина инструментлары заводы» ААҖндә 2016 елның 22 мартында Татарстан Республикасы фармацевтика сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышы узды. Эшче төркем утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев рәислегендә үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.