«Туган авылым» Күңел ачу комплексында 2016 елның 26 мартында бизнес-проектлар һәм стартапларның «Акыллы акчалар» дип аталган беренче презентацион сессиясе уздырыла. Анда Татарстан Республикасының әйдәп баручы экспертларына һәм бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләренә төрле тармак һәм юнәлешләргә караган инновацияле бизнес-проектлар тәкъдим ителәчәк.
Чараның беренче өлешендә Интернет инициативаларны үстерү фондының Мәскәү экспертлары мастер-класслар үткәрәчәк.
Чараның икенче өлешендә презентацион сессия оештырыла. Аның барышында инвесторлар һәм экспертлар игътибарына 3 миллион сумнан артыграк күләмдәге инвестицияләр җәлеп итәрлек 15тән артык перспективалы бизнес-проект тәкъдим ителәчәк.
Чараның программасы һәм катнашу өчен теркәлү турында тулырак мәгълүмат белән www.business-platform.ru һәм www.sbart.club. сайтларында таныша аласыз.