Утырышта катнашучылар Партнерлык банкингын үстерү буенча юл картасын һәм Россия Федерациясендә 2016-2017 елларга шуңа бәйле финанс хезмәтләрен расладылар.
Казанда 2016 елның 24 мартында Партнерлык банкингы буенча эшче төркемнең өченче утырышы узды.
Анда Татарстанның партнерлык банкингы принципларында хезмәтләр күрсәтүче һәм шул шартларда финансларны җәлеп итүче структураларының эш тәҗрибәсе каралды. Моннан тыш, эшче төркем Россиядә алга таба әлеге юнәлешне үстерү буенча тәкъдимнәр буенча фикер алышты, Казан федераль университетының партнерлык банкингы өлкәсендә фәнни һәм белем бирү компонентларын үстерүгә караган тәҗрибәсе белән танышты.