Казанда Партнерлык банкингы үзәге ачылды

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе


Бүген  Казанда Россиядә беренче  Партнерлык банкингы үзәге ачылды. Аның эшчәнлеге Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Якын Көнчыгышның күп кенә илләрендә киң кулланыла торган партнерлык финанслашуы принципларына тулысынча туры китерелеп алып барылачак.

Партнерлык банкингы үзәге ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский, ТР Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерик: Татарстан Республикасы проектны гамәлгә ашыру өчен пилот төбәк буларак сайланган иде.  «Татфондбанк» ГАҖ һәм  «Татагропромбанк» ҖЧҖ РФндә проектны тормышка ашыручы кредит оешмалары булып торалар. Партнерлык банкингы буенча эшче төркемне Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Алексей Симановский җитәкли.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International