Инновацияле эшчәнлекне җайлауга хокукны рәсмиләштерү сораулары «Инновацияле эшчәнлекне икътисадый-хокукый җайлау 2016 Яз» Бөтенроссия конгрессында тикшереләчәк

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе


Мәскәүдә  «Балчуг Кемпински Москва» кунакханәсендә  «Социаль-икътисадый үсеш агентлыгы» Компанияләр төркеме тарафыннан (АСЭРГРУПП) 2016 елның 18-19 апреле көннәрендә «Инновацияле эшчәнлекне икътисадый-хокукый җайлау 2016 Яз» XI Бөтенроссия конгрессы оештырылачак.  

Конгресс кысаларында предприятиеләрдә интеллектуаль милек белән идарә итү, инновацияле эшчәнлекне җайлау хокукын рәсмиләштерү һәм аларны коммерция әйләнешендә куллану, һәм шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен яклау ысуллары турындагы сораулар тикшереләчәк.

Әлеге Конгрессның форматы  сорау бирү һәм түбәндәге структуралар вәкилләреннән аңлатма алу мөмкинлеге тудырачак: РФ Финанслар министрлыгы, Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте, «Сәнәгать милке федераль институты» («ФИПС») ФДБУ, Интеллектуаль хокуклар буенча суд, Россия интеллектуаль милек дәүләт академиясе (РГАИС) һәм башкалар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International