Россия венчур компаниясе (РВК), Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белән берлектә, Милли технологик инициативаның университет эшче төркеме составына керү өчен проект командаларыннан гаризалар кабул итә башлый.
2016 елның 26 мартындагы 14-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән «Татарстан Республикасы норматив-хокукый актлары проектларына җайлау йогынтысын бәяләү һәм Татарстан Республикасы норматив-хокукый актларына экспертиза үткәрү тәртибе турында»гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде.
Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең (КФҮ) барлык филиалларында да хәзер он-лайн режимда пенсия күләме турында белешмә алырга була.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына төзәтмәләр эшләде. Әлеге төзәтмәләр кече һәм урта бизнес өчен штрафларны кисәтүгә алыштыруны күздә тота. Бу хакта статс-секретарь - Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Фомичев Олег Россия сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлегенең «Россия бизнесы атналыгы - 2016» форумы барышында хәбәр итте.
Казан шәһәрендә «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (КФҮ) Дәүләт бюджет учреждениесенең Идел буе филиалында, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең федераль һәм республика порталлары аша (gosuslugi.ru, uslugi.tatarstan.ru) электрон формада хезмәт күрсәтүләрне алу өчен, компьютерлар урнаштырылган.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) 2016 елның 25 мартыннан 2016 елның 11 апреленә кадәр «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБОның җаваплылык йөкләмәләрен бирү программасында катнашу өчен банкларны сайлап алу буенча ачык конкурс игълан итә.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2016 елның 25 мартында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләренең 2015 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын карау буенча баланс комиссиясе утырышы уздырылды.
Россия Хөкүмәте үзенең рәсми сайтында Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән Россия Федерациясенең яңа Административ хокук бозулар турындагы кодексы проектына карата рәсми бәяләмәсен урнаштырды.
2016 елның 25 мартында «Химград» технополисына Татарстан Республикасы Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәгенең төзелеп килә торган лабораториясе белән танышу максатында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.
Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык белән берлектә, «Клязьмада мәгънәләр территориясе» Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумы мәйданчыгында 2016 елның 21-27 июле көннәрендә «Милләтара мөнәсәбәтләр буенча яшь белгечләр» дип аталган махсус смена оештыра.