«Казан медицина инструментлары заводы» ААҖндә 2016 елның 22 мартында Татарстан Республикасы фармацевтика сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышы узды. Эшче төркем утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев рәислегендә үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.
Утырыш барышында «Казан медицина инструментлары заводы» ААҖнең урта һәм озак сроклы үсешенә караган сораулар, дәүләт ярдәме чаралары тикшерелде, медицина эшләнмәләре номенклатурасын киңәйтү мәсьәләләре каралды.