Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2016 елның 24 мартында Татарстан Республикасында транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчергән физик затларга һәм шәхси эшкуарларга, юридик затларга чыгымнары өлешен кайтару өчен, Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү программасын гамәлгә ашыру сорауларына багышланган киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, Татарстан Республикасы Премьер-министрының нефть-газ комплексы сораулары буенча ярдәмчесе Алмаз Галиев, «ТР КУЭ ЯҮПҮ» ДКУ җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев катнашты.