Очрашуда Татарстан Республикасы Гарантия фонды һәм «Открытие Ханты-Манси банкы» ГАҖ арасында хезмәттәшлек итү тәртибе тикшерелде

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе


Очрашу бизнес – иртәнге аш форматында оештырылды. Анда Фонд һәм банк арасында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җаваплылык йөкләмәләрен (поручительстволар) бирү программасы буенча хезмәттәшлек турында имзаланган килешү кысаларында үзара эш итү тәртибе каралды.

«Татарстан Республикасы Гарантия  фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) хезмәткәрләре 2016 елның 23 мартында «Открытие Ханты-Манси банкы» ГАҖ вәкилләре белән уздырылган чарада катнаштылар. 

Фонд хезмәткәрләре Фонд эшчәнлеге турында җентекле мәгълүмат белән таныштырдылар, җаваплылык йөкләмәләренең бирелү шартлары һәм таләпләре, һәм шулай ук юридик затлар белән эшләүнең сыйфатын һәм җаваплылык йөкләмәләре бирүнең тизлеген арттыруга юнәлдерелгән Фонд эшендәге төп үзгәрешләр турында сөйләделәр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International