Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе юнәлешендәге инжиниринг үзәген төзү перспективаларын тикшерделәр

2016 елның 25 марты, җомга


Түбән Кама муниципаль районы Советлары Йортында 2016 елның  24 мартында Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе юнәлешендәге инжиниринг үзәген төзү перспективаларын тикшерүгә багышланган киңәшмә үтте. 

Киңәшмәдә шәһәр мэры Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән  министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Оргнефтехим-Холдинга» генераль директоры урынбасары Михаил Тюнин, һәм шулай ук республиканың әйдәп баручы вузлары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе юнәлешендәге инжиниринг үзәген төзү проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышулар оештырылды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International